Без үскәндә үскән идек...
Ял көннәренең берсендә телевизор карап утырганда, дүрт яшьлек улым: "Әни, мин бер кешене үтердем!" - дип кычкырып җибәрмәсенме. Йөзләрендә шатлык, канәгатьлек хисе.
Йөрәгем "жу" итеп китте. Күңелне ниндидер шомлы, куркыныч бер хис биләп алды. Тиз генә барып, компьютерны сүндердем дә, диванга килеп утырдым. Сүзне ничек башлыйм, дүрт яшьлек балага мондый уеннарны уйнарга ярамаганлыгын ничегрәк итеп аңлатыйм, дип, коткыга бирелеп торганда, бала, минем ни әйтәчәгемне күз карашымнан, үз-үземне тотышымнан аңлап булса кирәк, "Ярар, әнием, уйнамыйм бүтән", - диеп, кочагыма килеп сарылды. "Йа, Ходаем, балама әллә компьютерга бәйлелек синдромы тәэсир итә башлады инде?" - дигән уйлар төн йокыларымны качырды.
Ничек белгән диген син компьютерның кайсы җиренә ничек басасын, кай арада эзләп тапкан атышлы - үтерешле уеннарны? Хәер, нәрсәсенә гаҗәпләнәсең инде аның? Бүгенге тормышыбызны шул мавыктыргыч "тартма" дан башка күз алдына да китерә алмыйбыз ич инде хәзер. Кирәкле эш кәгазъләрен, документларны гына эшләп алсаң, бер хәл. Юк шул. Көненә кимендә бер тапкыр булса да "Вконтакте", "Инстаграм" га кереп, бер кат яңалыкларны барлап аласың: кем үз "бит" енә нинди яңа фотолар элгән, кем сиңа нинди хат юллаган, кем статусы матуррак һ.б. Бер кат эшләр беткәч, скайпны кабызып, туган-тумача, дус-ишләрең белән, кулларың белән ишарәләр ясап, сөйләшеп аласың, вакыт ягы уңайрак икән, яңа әсәрләрнең электрон варианты белән дә таныша аласың, телисең икән, күңелеңә охшаган берәр төркемгә кереп, кичке аш әзерләү өчен гадәти булмаган рецепт сайлыйсың. Көн саен кабатланган әлеге процессларның шаһиты булган бала, әлбәттә, шомарып бетә дә инде. Гаҗәпләнеп, тел шартлатып утырасы түгел.
Ә без бала чакта компьютерның нәрсә икәнен дә белми идек әле. Кичләр җитеп, бөтен гаилә бергә җыелгач, әти-әни безгә чиратлашып әкиятләр сөйли торган иде. Үсә төшкәч тә, дусларыбызга кул болгап утырырга яисә СМС җибәрергә скайплар да, кәрәзле телефоннар да булмады. Сәламнәрне шул авылдан килгән яисә шәһәрдән кайткан абый-апалары аркылы тапшыра идек. Дусларыңнан яисә тәүге мәхәббәтеңнән хат килгән көн бәйрәм көнгә тиң була иде. Әти-әни ни кигезсә, (апа-абыйдан калган кием-салыммы ул, әллә берәрсе биргәнме) шуны карышмыйча кидек. Китапларның да электрон вариантлары юк ул чакта. Рәхәтләнеп, кулга китап алып, кәгазъ исе иснәп үскән балалар без.
Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый алырсыз.
Гүзәл Хәбибуллина,
Корнухово авылы Балык Бистәсе районы.
Фото: http://img-fotki.yandex.ru/get/6211/105715952.c/0_7529b_c1b9be6b_L.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев