Үри авылыннан Мария Новикова мактаулы хезмәт юлы узган
Әлеге мәкаләнең исемен укыгач мөгаен күпләр, фермада эшләгән кешенең гомер юлы ничек сөенечтә үтсен инде, дип уйлап куйгандыр.
Әмма, әлеге героем үзенең яшьлек чорларындагы төсле шат күңелле, ачык йөзле, җор телле булып күңелгә кереп калды. Үз вакытында аларның комсомол сафларында тәрбияләнүләре күренеп тора. Героем Мария Новикова районыбызның Үри авылында туып үскән һәм әле бүген дә шунда гомер кичерә. Мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлагач ул тәүге хезмәт юлын туган авылында хат ташучы булып башлый. Аннан соң аны сарык фермасына күчерәләр. Бу вакытта күрше Бирдебәк авылы фермасын район күләмендә данлыклы терлекче Нургали абыйсы Вәлиев җитәкли. Аннары әле бу ферманың даны тагын бер яктан киң таныла. Ул боларның барысы хакында ишетеп, хәбәрдар буларак колхоз җитәкчеләреннән үзен савымчы итеп күрше авылга күчерүләрен сорый. Әмма, анда анда буш урын булмаганлыктан аңа авылларында ике ел бозаулар карарга туры килә. Ә бу вакытта әлеге комсомол яшьләр товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективының комсомол җитәкчесе Хөсәен Мөхәммәтшин кайгыртучан ферма мөдире белән берлектә районыбызда гына түгел тирә юньдә макталырга өлгерәләр. Район һәм республика матбугаты да күп сөйли алар турында. Әлеге коллективта эшләүче кызлар-егетләр бер-берсе белән якын туганнардай дус, тату, үзара ярдәмләшеп нәтиҗәле эшлиләр. Фермада гына түгел көндәлек тормышта да алар күп вакытларын бергә үткәрергә гадәтләнәләр. Туган көннәр, гадәти бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарны күңелле итеп оештыруларының исәбе дә булмый. Коллективта эшләгән уңган савым осталары Галина Петрова, Рая Толстова, Евдокия Алексеева, Хәлимә Малова, Фәридә Шәрәфиева, Хәлидә Мөхаммәтшина, Галина Лукина бер гаиләдәй үзара дус, тату эшлиләр. Яшь чактагы дуслык күңел түрендә, дип хак әйтәләр шул.
Автор Идрис Аметов
Дәваиын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia