Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсенә чит ил яшьләре килде

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районына Гвинея, Бенин, Чад, Зимбабве, Нигерия, Камерун, Иран, Габон, Мисыр, Тунис, Бурунди, Эквадор, Колумбия, Гаити, Индонезия илләреннән чит ил кунаклары килде.

Африка һәм Латин Америкасы яшьләренең максаты – Татарстанның тарихы, мәдәнияте һәм сәнәгать потенциалы белән танышу һәм илләр белән Татарстан яшьләре арасында элемтәләрне ныгыту иде.
Яшьләрнең районыбызга визиты Степановка авылындагы «Кыргый ферма» экопаркына экскурсиядән башланды. Чит ил делегациясен биредә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, гармунчылар җыр, музыка белән каршы алдылар.  Кунаклар хәтта алар белән бергә татар биюен дә биеделәр.  
Экскурсовод Эльмира Сибгатова кыскача гына район тарихы турында сөйләде. Алар килү хөрмәтенә районыбыз гимны яңгырады. Кунакларны кайнар чәй, коймак, тәм-томнар белән сыйладылар.
Экофермада булып, чит ил кунаклары уникаль табигый байлыклары булган иң популяр туристик урыннарның берсе турында белделәр, анда ел саен төрле илләрдән күп туристлар килә. Болан фермасы юкка гына Балык Бистәсе районының уникаль үзенчәлеге булып саналмый бит.

Автор Таңсылу  Минһаҗева
Идрис Аметов

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса