Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ямаш мәктәбе базасында чаңгы ярышлары булып узды

Күптән түгел Ямаш мәктәбе базасында  Балык Бистәсе муниципаль районы шәхси – команда беренчелегенә “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы кысаларында 2003-2005, 2006-2007 нче елны туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары булып узды.

 

Анда барлыгы 10 командадан 53 укучы катнашты. Арина Заруцкая, Денис Николаев, Рүзәл Зиннәтуллин (Балык Бистәсе икенче мәктәбе), Алсу Динмөхәммәтова (Күгәрчен мәктәбе) үзләренең яшь категорияләрендә җиңүчеләр булдылар.

Командалар арасында беренчелекне Балык Бистәсе икенче мәктәбе (тренер Динар Гайниев) командасы яулады.

Икенче һәм өченче урыннарга Ямаш (Инсаф Баһавиев), Күгәрчен (Марат Хөснетдинов) командалары чыкты.

Җиңүчеләргә медальләр тапшырылды.

                              

                            Гөлүсә ХӘЛИЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса