Ямаш авылы мәдәният йортында Юлсубино авыл җирлеге Советының отчет җыелышы һәм халык җыены булып узды.
Ямаш авылы мәдәният йортында Юлсубино авыл җирлеге Советының отчет җыелышы һәм халык җыены булып узды. Аның эшендә Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, Татарстан Республикасы Хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, район оешмалары җитәкчеләре,вәкилләре катнаштылар.
“Юлсубино авыл җирлегенең 2018 елда социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында”гы доклад белән авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов чыгыш ясады.
Киңәшле эш таркалмый
-Ел төгәлләнгәч без халык алдында башкарылган эшләр, бюджет үтәлеше буенча хисап тотабыз, алдагы елларда авылны социаль яктан үстерү буенча төп мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез. Халык белән бергәләп планлаштырган эшләребезнең күбесе тормышка аша. Соңгы елларда республика, район җитәкчелегенең авылга йөз белән борылуы, социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән, республика бюджетыннан финанс яктан ныгытылган программаларның барлыкка килүе безнең өчен куанычлы күренеш әлбәттә, - дип башлады авыл башлыгы үзенең чыгышын.
Чыннан да узган елда авыл җирлегендә шактый күләмле эшләр башкарылган. Республика бюджетыннан бүленгән, үзара салымнан җыелган акча хисабына Ямаш авылында 1797 метр су үткәргеч сузылган, күпер салынган, Юлсубинода—2, Ямашта 1,5 километр урам юлларына таш һәм асфальт валчыгы түшәлгән. Авыл җирлегенең административ бинасына капиталь ремонтланган, 2,4 километр урам утларына реконструкция ясалган.
Үзара салым дигәннән, Юлсубино халкы аны 2012 елда ук үзара салым программасы гамәлгә куелганчы ук районда беренчеләрдән булып җыя башлаган. Башкарылган эшләр күз алдында булганга, халык үзара салым буенча референдумнарда да актив катнаша, акчасын да җәлләми. Сүз уңаеннан, үзара салымны һәр кешегә 1000 сум исәбеннән җыялар биредә. Узган ел, мәсәлән, 650 мең сум күләмендә салым җыйналган. Республика хөкүмәте шуңа өстәп 2 миллион 650 мең сум акча биргән.
Терлекләр саны арта
Районыбызның күпчелек җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр саны кимегән бер вакытта, Юлсубино авыл җирлегендә мөгезле эре терлек, сарык-кәҗәләрнең акрынлап кына булса да артуы күзәтелә икән. Ә Рөстәм Мостафин, Рәмис Хуҗагарипов, Илсур Шәмсетдинов, Әхмәт Мостафин, Исмәгыйль Сәләхетдинов кебек уңганнар шәхси хуҗалыкларында 11-5 әр баш савым сыеры асрыйлар. Харис Гатиятов республика хөкүмәте тарафыннан терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәмнең дә уңай тәэсир итүен билгеләп үтте. Әйтик, узган ел, сыер, кәҗә асраучыларга 690 мең сум күләмендә субсидия бирелгән. Бу районда иң зур күрсәткечләрнең берсе. Кече фермалар төзү, сыерлар санын 5-8 башка җиткерүчеләргә 120000-200000 сум күләмендә субсидия түләнгән.Ат, каз, үрдәк, күркә, чебеш асраучылар да барлыгы 27 000 сум күләмендә ярдәм алганнар.
Ике кеше терлек симертү буенча крестьян-фермер хуҗалыклары оештыру эшенә алынганнар. Ферма биналары төзелеп бетү алдында икән инде.
Харис Гатиятов әйтүенчә, 2018 елда шәхси хуҗалыкларда 6980 центнер сөт, 690 центнер ит җитештерелгән, авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан гаиләләр бюджетына 14,8 миллион сумга якын акча кергән.
Җыры да кирәк
Ике авылда мәдәният йортлары гөрләтеп эшлиләр икән. “Аларның эшеннән без дә, халык та канәгать”, - диде Харис Гатиятов. Авылдагы бәйрәмнәрне күңелле, мавыктыргыч итеп уздыру, халыкка сыйфатлы культура хезмәте күрсәтү өстенә район, республика, халыкара смотр-конкурсларда да катнашалар. Барлык казанышларын да санап тормыйча, бер коллективларының уңышларына тукталып үтик инде. Ямаш мәдәният йортының Исламия Сафина җитәкчелегендәге балалар фольклор ансамбле Буада узган “Моңлы тамчы” фестивалендә Диплом белән бүләкләнгән, “Иске Казан” түгәрәк уенында- II дәрәҗә, “Этномириада” халыкара фольклор коллективлары фестивалендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Октябрь аенда республикабызның 7 районы мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы семинарның Ямашта узуы да күп нәрсә турында сөйли инде минемчә. Күрсәтер казанышлары, уртаклашыр тәҗрибәләре бар димәк.
Иганәчеләр ярдәмнәреннән
калдырмыйлар
Харис Гатиятов Сабантуй, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр, истәлекле көннәр, спорт ярышлары уздырганда иганәчеләрнең, депутатларның ярдәме зур булуын билгеләп үтте. “Кулон” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов соңгы ун ел эчендә җирлеккә 680 мең сум күләмендә ярдәм күрсәткән. “Велторг” җәмгыяте директоры Наил Гыймадиев, авыл эшмәкәрләре Фердинанд Хәкимов, Азат Хаҗиев, Вакыйф Мөбәрәкшин, депутатлар Нияз Гарипов, Фердинанд Хәкимов, Сәрия Галимҗанова Алмаз Баһавиев,Фәйзрахман Гыйльметдинов, Данил Гарифуллин, Ренат Фәрзетдинов һәм башкалар авыл бәйрәмнәренең матур үтүенә зур өлеш кертәләр икән.
Кунаклар да сүз алды
Халык җыенында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Рәдиф Вәлиуллин районда һәм авыл җирлегендәге оператив хәл белән таныштырды. Аерым алганда гражданнарны социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга чакырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидияләр, аларны алу тәртипләре турында тәфсилләп сөйләде. Агротехник техникум директоры урынбасары Гөлфия Галимова бу уку йортында белем алу шартлары, яңа белгечлекләр алу мөмкинлекләре белән таныштырды. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова исә республикабызның социаль-икътисадый хәле, аерым алганда, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, демографик хәлне савыктыру, торак төзелеше һәм башка юнәлешләрдә күрелгән чараларга тукталды. Район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов җыенда катнашучыларны районыбызның 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары белән таныштырды. Аерым өлкәләрдә ирешелгән уңышларны билгеләп узды. Юлсубино авыл җирлеге эшчәнлегендәге уңай якларны, бигрәк тә халыкның авыл язмышына битараф булмавын, үзара салым җыю, сайлау, референдумнарда актив катнашуларын билгеләп үтте.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев