Тулуш авылында яшәүче Имаметдиновлар гаиләсенә тиңнәр юк
Җәмгыять

Тулуш авылында яшәүче Имаметдиновлар гаиләсенә тиңнәр юк

Тулуш авылы халкы гомер-гомергә эшчән, тырыш хезмәткәрләре белән районыбызда дан казанып мактаудан төшмәделәр, дисәк һич кенә дә арттыру булмас.

Хәзерге вакытта да Тулуш авылында үрнәк, матур гаиләләр шактый. Шуларның берсе - Имаметдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Наил бар гомерен техника арасында үткәргән. Күп кенә иптәшләре кебек хезмәт юлын совхозда «Т-4», аннары «ДТ-75» тракторында башлаган. Соңгы елларда үзенә МТЗ-2112 тракторын тапшырганнар. Шулай итеп ул чын игенчеләр кебек бар гомерен диярлек җир эшкәртеп-чәчеп, иген игеп гомер кичергән. Кыскасы, совхозда беренчелекне бирмәгән. Тормыш иптәше Рәзилә мәктәпне тәмамлагач туган авылында хат ташучы булып эшли башлаган. Соңрак аны авыл кибетенә сатучы итеп күчерәләр.

фото

Алар икесе дә авыл җирендә яшәүчеләрнең күз алдында үзләренә йөкләнгәнне тырышып, күңел биреп башкарганнар. Совхозлары таралгач та аптырап калмаганнар Имаметдиновлар. Үз шәхси хуҗалыкларында абзар тутырып терлек асрап көн күрә башлаганнар. Әле моннан тыш та, Рәзилә ханымны авыл җирендә ярдәмчесез, ялгыз калган өлкән яшьтәге әби-бабайларны тәрбияләргә социаль хезмәткәр вазыйфасына чакырганнар.

Рәзилә ханым бүгенгесе көнне авылда сигез карчыкка хезмәт күрсәтә. Элек әле аның кул астында әбиләренең саны унга кадәр җиткән. Болардан тыш, өендә дә ул өлкән яшьтәге әнисе белән кайнанасын тәрбияли. Бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр һәм җаваплы булуы хакында сөйләп аңлатып торуның кирәге юктыр... Шулай ук аларның үз шәхси хуҗалыкларында 35 ел инде терлекчелек кәсебен туктатмыйча, көйле алып барулары гына да мактауга лаек. Әле дә күп итеп терлекләр асрыйлар. Наилдән шул хәтле терлеккә күпме азык китә һәм аны кайдан сатып аласыз, дип кызыксынмый булдыра алмадым.

 - Авыл җирендә яшәгәч кемнәндер печән сорап йөрүе оят, - дип ул үзләренең пай җирләрендә хәстәрләүләрен әйтте.

Узган елда да 10 гектарлы участокларыннан йөз рулоннан артык печән җыеп алып кайтканнар. Аның бер өлешен сорап килүче авылдашларына биреп җибәргән. Ә азыкны алар тулысынча диярлек үз техникалары ярдәмендә әзерлиләр. Менә шундый тырыш, эшчән, гаделлекне ярата торган гаилә алар. Үзләре төсле хезмәт сөючән, тәртипле өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Авыл җирендә күпләрнеке кебек, аларның барысы да шәһәрдә төпләнгән. Улы белән кызының үз гаиләләре, күңелләренә охшаган яраткан хезмәтләре бар, әти-әнисенә сокланып туя алмаслык оныклар үстерәләр.
 


Нет комментариев