Балык Бистәсе халык театрын дистә еллар җитәкләгән талантлы режиссер Рифкать Галеев вафат. Ышанасы килми. Әле бер ел элек кенә яңа спектакль кую максаты белән җенләнеп, канатланып йөргән таланлы егетебез бүген гүр иясе. Әҗәл нишлисең син, күзеңн ач,диясе килә ачыргаланып. Яман чир тиз иреште үзенең максатына. Планнары, хыяллары, кешеләргә карата нурлы...
Балык Бистәсе халык театрын дистә еллар җитәкләгән талантлы режиссер Рифкать Галеев вафат. Ышанасы килми. Әле бер ел элек кенә яңа спектакль кую максаты белән җенләнеп, канатланып йөргән таланлы егетебез бүген гүр иясе. Әҗәл нишлисең син, күзеңн ач,диясе килә ачыргаланып. Яман чир тиз иреште үзенең максатына. Планнары, хыяллары, кешеләргә карата нурлы карашы, җылы күңеле, барысы, барысы офыклар артына күчтеләр. СССР чорында коллективның Мәскәүне яулап кайтуын хәтерлим. Ул район җитәкчеләренең сөенүен күрсәгез иде сез ул вакытларда.Әйтерсең Галиев командасы Берлинны алып кайтып килә. Райкомның беренче секретаре труппаны каршылауның чарасын үз өстенә алганы истә. Исемле автобус биргәннәр үзләренә. Үзешчән артистлар гына димәссең, бүгенге Олимиадалардан җиңүчеләрне каршылаган кебек каршыладылар. Аннан, режиссер тагын да канатланып китте булса кирәк, яңа премьералар белән сөендереп кенә торды тамашачысын. Ихлас елады, артистлар белән бергә күңелен бушатты тамашачы. Еллар белән коллектив үзгәреп торса да, аның иҗади казанышлары бер югарылыкта, дәрәҗәле рәвештә саклана килде.Алар соңгы елларда гына да күп тапкырлар республикакүләм бәйгеләрне оттылар. Рифкатьнең өлеше, сүз дә юк, бәхәссез зур булды. Артык тыйнаклыгы булгандыр, холкы шундыйрак иде, уңышлары белән масаеп йөрүне хуп күрмәде ул. Без җиңүчеләр дип югары даирә җитәкчелек ишекләрен шакырга да бик ашкынып тормады . Үзгә бер үҗәтлеге аны гел дә бер тонуста йөртте бугай. Иреклерәк иҗаты да кемнәргәдер ошап бетмәде сымак. Ни хәл итмәк, иҗат кешесе"мөгезлерәк" була инде ул. Шулай булмаса, әнә, аппаратта эшләгән булыр иде. Сүземнең хикмәте башкада бүген, җәмәгать. Сәламәтлегем какшау сәбәпле Рифкатьне соңгы юлга озатырга бара алмадым. Тик кайбер озатучылар авызыннан ишеткәнемчә, рухын рәнҗеткәннәр икән дигән фикер калды. Хезмәт юлын мәдәниятка багышлаган, районга олы җиңүләр алып килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен соңгы юлга кадәр(тән иңдерү) озатуда бер генә олы даирә коллегаларының катнашмауы, мәрсия сүз әйтергә җөрьәт итмәве, хәтта матбугат битләрендә кайгынамә бастырырга акча юнәлтә алмавын башкача ничек аңлатырга булыр иде микән? Хезмәтеңне үзең гүргә кергәнче үк онытулары белән җаным ризалашмый Рифкать дус. Иманым камил, син әле хәтерләрдә, калдырган якты эзләреңдә йөзләр, меңнәр күңелендә яшәячәксең.Ә безнең яраларны вакыт үзе бер төзәтер әле. Ә син тыныч йокла Рифкать.Сине беркайчан да начар диеп искә алмаслар,рухыңа дога кылучылар аз булмас. Бер генә көн белән яшәмибез.Бүген кайгысы, шатлыгы береңдә, ә иртәгә кем өлешенә тиярен Ходаем бер үзе генә белә?!
Автор Вазыйх Фатихов.
Нет комментариев