Татарстанның бер районында  янгында кеше  һәлак булган
Җәмгыять

Татарстанның бер районында янгында кеше һәлак булган

Узган төндә Татарстанның Кама Тамагы районында фаҗига булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Куйбышев Затоны бистәсендә янгын чыккан – бер катлы шәхси бүрәнә йорт янган.

Янгын мәйданы 80 кв.метр тәшкил иткән. Конструкцияләрне тикшерү барышында йортның 53 яшьлек хуҗасының мәете табылган. Ачыкланганча, ир-ат өйдә еш тәмәке тарткан. Якынча версия буенча, янгын сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.

 


Нет комментариев