Узган төндә Татарстанның Кама Тамагы районында фаҗига булган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Куйбышев Затоны бистәсендә янгын чыккан – бер катлы шәхси бүрәнә йорт янган.
Янгын мәйданы 80 кв.метр тәшкил иткән. Конструкцияләрне тикшерү барышында йортның 53 яшьлек хуҗасының мәете табылган. Ачыкланганча, ир-ат өйдә еш тәмәке тарткан. Якынча версия буенча, янгын сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.
Нет комментариев