Татарстанның бер районында  янгын әченнән  74 яшьлек хатын-кызны алып чыкканнар
Җәмгыять

Татарстанның бер районында янгын әченнән 74 яшьлек хатын-кызны алып чыкканнар

Кама Тамагында Гагарин урамындагы шәхси йортта янгын чыккан.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр янган йорттан 74 яшьлек хатын-кызны алып чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул зыян күрмәгән.

Янгынның мәйданы 40 кв. метр тәшкил итә, һәлакәтнең сәбәбе — электр җиһазларын (электр үткәргечләрен) урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

 


Нет комментариев