Татарстанда югалган 17 яшьлек кыз табылган
Балтачтан булган 17 яшьлек Гатиятуллина Гөлсирин 13 октябрьдә Казанда Четаев урамындагы фатирдан укырга дип чыгып киткән булган.
Ләкин Адоратскийдагы уку йортына ул килеп җитмәгән. Якыннары кызның югалуы турында чаң сугып, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдә ашыгыч хәбәр таратты.
Интернетта таралган чираттагы хәбәрләр буенча кыз табылган. Ул якыннарына әйтмичә, егетенә ияреп башка шәһәргә киткән булган дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа