Чаллыда «Лада» йөртүчесе 15 яшьлек кызны бәрдергән. Кыз бала җәрәхәтләр алган.
Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Авангард урамында булган. 25 яшьлек «ЛАДА Гранта» йөртүчесе җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә кызны бәрдергән.
Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.
Нет комментариев