Татарстан Республикасының Мактау тактасына Балык Бистәсе районыннан 88 кеше керде
Җәмгыять

Татарстан Республикасының Мактау тактасына Балык Бистәсе районыннан 88 кеше керде

Бу - сәнәгатьтән һәм авыл хуҗалыгыннан алып мәгариф, медицина һәм мәдәнияткә кадәр төрле тармакларда хезмәт куючы иң яхшы белгечләребез.

 Районыбызны республика дәрәҗәсендә тәкъдим иткән һәркем белән горурланабыз! Лауреатлар үзләрен https://gordost.tatar.ru платформасында таба алалар. Мактау тактасын булдыру инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыкты.

Кандидатларны хезмәт коллективлары тәкъдим итте. Керү өчен төп таләпләр: эш стажы; югары һөнәри нәтиҗәләр һәм тармак үсешенә керткән өлеш. Бүгенге көндә платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык лауреат исәпләнә.

Иң яхшы хезмәткәрләрнең исемлеге ел саен яңартылып торачак, бу якташларыбызның казанышларын тану өчен яңа мөмкинлекләр ача. Коллегаларыбызны әлеге әһәмиятле уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! 

 


Нет комментариев