Саба район үзәгенең йөзү бассейнында укучылар  арасында   бәйге  булып узды
Җәмгыять

Саба район үзәгенең йөзү бассейнында укучылар арасында  бәйге булып узды

Күптән түгел Саба район үзәгенең йөзү бассейнында укучылар (кече яшьтәгеләр төркеме) арасында  судомодель спорты буенча Татарстан республикасының шәхси-команда беренчелеге булып узды.

Ярышларда  Әлмәт, Алексеевск, Буа, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба муниципаль районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләренең, 14 белем бирү оешмасыннан 42 укучы катнашты. Балалар иҗат үзәге командасы беренче урынны алды.

Шәхси ярышларда Вәзир Абдуллин (А. Зәйнуллин, В. Елисеев) ЕК-60 классында –өченче, ЕL-60 классында –беренче, Ислам Гыйзетдинов (В. Елисеев) ЕН-600 классында –икенче, F-4A классында- өченче, Илназ Сабитов (А. Зәйнуллин) F-4С классында өченче урыннарны яуладылар.

 

Игорь ПУЗЫРЬКОВ,

директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.


Нет комментариев