Бакча патшабикәсен дөрес тәрбияләүнең җиде сере бар.
Бу уңайдан, Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалының үсемлекләрне яклау буенча әйдәүче агрономы Мөнәвәрә Сөләймәнова киңәшләрен бирә.
Розаларны юкка гына бакчаның патшабикәсе дип атамыйлар. Бу чәчкәнең матурлыгын шагыйрьләр дә данлап тора. Әгәр розаны дөрес тәрбиәләп, вакытында кисеп, кирәкле ашламалар кертеп торганда, ул җәй буе, аннан инде көз башына кадәр сезне куандырып торыр. Үз бакчамда мин дә бу чәчкәләрне яратып үстерәм.
Розаны тәрбияләүнең 7 сере бар. Беренчесе — аны кышкылыкка иртә ябарга ярамый. Кайсы бер бакчачылар бу гөлләрне кырау төшәр алдынан яба. Бу очракта сез үсемлеккә кышкылыкка әзерләнергә ирек бирмисез, ул һәлак булачак. Күпчелек розалар — 10 градускача суыкны җиңел кичерә.
Икенчесе — розаны иртә кисмәгез. Көз башында ук кисү үсемлеккә яңа ботаклар формалаштыруга ирек бирми. Бу чәчкәләрне ноябрь уртасына тиклем кисәргә була. Һава температурасы - 5 градус тирәсендә сакланса, димәк, розаларны кышкылыкка әзерләргә вакыт.
Өченчесе — розаларны суык көнне бөгеп, кышкылыкка япмагыз. Бу очракта сындыру ихтималлыгы арта. Үсемлекне сентябрь уртасыннан җайлап кына җиргә ия башларга кирәк. Ботакларны җиргә салу да аларның черүенә китерүе ихтимал. Башта ылыслы агас ботаклары, пенопласт, я башка берәр әйбер җәеп, розаларны шунда салыгыз. Үсемлекне каплаганда кипкән бөтнек, бәрхет я календула чәчкәләренең ботакларын кулланырга мөмкин. Аларның исе үсемлекне кимерүчеләрдән саклаячак.
Дүртенчесе — үсемлекне каплар алдыннан бөтен яфракларын да өзеп алырга кәрәк.
Бишенчесе — розаларны кышка әзерләгәндә, кояшлы көн сайлагыз. Аның төбен күмәргә кирәк. Моның өчен торф һәм ком кушылмасы иң отышлысы. Кайсы бер бакчачылар роза төбенә агач вагы сала. Мин бу ысулдан баш тартырга чакырам, чөнки агас вагы череп, үсемлектә авырулар барлыкка китерүе ихтимал.
Алтынчысы — розаларның тамырын коры яфраклар белән ябарга була, әмма аның үз яфракларын бу очракта файдаланудан баш тартырга кирәк.
Иң соңгысы — розаны полиэтилен, яисә рубероид белән капларга ярамый. Бу материалларның астында чәчәк чериячәк. Шуңа үсемлекне ябар өчен “лутрасил” дип аталган материалны кулланырга киңәш итәм.
Розаларны көзен махсус ашламалар белән тукландырганда, ул әйбәт кышлаячак. Көл, черемәне дә роза чәчәкләре ярата. Авырып китмәсен дисәгез, роза өчен махсус дарулар бар. Аларны дөрес кулланганда авыру таралмас. Тагы да бер сер бар: роза чәчәкләрен ни тиклем ешрак кисеп, букетлар эшләсәгез, аның чәчкәләре күбәеп, сезне гел куандырып торыр.
Нет комментариев