Республикада 6 ай әчендә  227 бала юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән
Җәмгыять

Республикада 6 ай әчендә 227 бала юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Быелның алты аенда республикада балалар катнашында 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Министр мәгълүматларына караганда, әлеге аварияләрдә 6 бала һәлак булган, 227 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Яраланган балаларның күбесенә баш мие имгәнүе, сынулар, күгәргән урыннар, кайбер очракларда — үлемгә китерә торган авыр травмалар диагностикаланган.

Медицина ярдәме күрсәтү статистикасы: 189 бала стационарга салынган, 89 бала исә амбулатор дәвалау белән чикләнгән.

Альмир Абашев аерым игътибарны резонанслы аварияләргә юнәлтте. 24 июльдә Яшел Үзәндәге һәлакәттә 6 кеше, шул исәптән балалар да вафат булган. 11 июльдә Чирмешән районында 45 кеше зыян күргән. 4 августта Лаеш районында исә 4 кеше имгәнгән.

Министр әти-әниләрне балаларны юлда күзәтүне көчәйтергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерергә өндәде.

 


Нет комментариев