Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында “Ана капиталы” сертификатын тапшырдылар һәм...

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортында “Ана капиталы” сертификатын тапшыру һәм район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге оештырган “Әнигә хат” исемле конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте.

“Ана капиталы” сертификатын тапшыру тантанасына дүрт гаилә чакырылган иде. Район башлыгы урынбасары, Балык Бистәсе муниципаль районы Советында «Бердәм Рәсәй» партиясе фракциясе җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова һәм Пенсия фондының Балык Бистәсе идарәсе җитәкчесе Минзия Вәлиева барлык аналарны да бәйрәм белән котладылар һәм Саймахмедов, Касыймов, Миннегалиев, Галиев гаиләләренә сертификатлар тапшырдылар.  
 “Әнигә хат” исемле конкурска исә барлыгы 40 ка якын хат килгән. Әлеге бәйрәмдә җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләрне аларга район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова тапшырды. Араларыннан иң яшь һәм иң өлкән хат язучыга истәлек бүләге белән беррәттән Дипломнар бирелде. Беренче, икенче, өченче урыннар алган призерлар да Дипломга ия булдылар.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса