Африка дуңгызлар чумасы (АЧС) - терлекчелектә иң куркыныч авыруларның берсе.
Авыру бик тиз тарала, дәвалауга бирешми һәм килеп чыккан очракта бөтен дуңгызлар көтүен юкка чыгарырга мөмкин.
Инфекцияне кертмәү һәм хуҗалыкларны саклап калу өчен, хайван асраучылар ветеринария кагыйдәләрен үтәргә һәм авыру билгеләре сизелү белән кичекмәстән чара күрергә тиешләр.

Африка дуңгызлар чумасының нәрсә белән куркыныч булуы, ул ничек күчүе, сагайтырга тиешле симптомнар һәм авыруга шик булганда нишләргә кирәклеге турында Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рамил Кадыйров сөйләде.
- Рамил Рафил улы, Африка дуңгызлар чумасы нәрсә ул һәм аңа ни өчен шулкадәр игътибар бирелә
- Африка дуңгызлар чумасы - бу йорт дуңгызларының һәм кыргый кабаннарның барлык токымнары һәм яшь төркемнәре өчен аеруча куркыныч вируслы авыру. Ул югары йогышлылыгы һәм хайваннарның үлү дәрәҗәсенең диярлек йөз процент булуы белән аерылып тора. Иң мөһиме - бүгенге көндә аны дәвалау да, кисәтү чаралары да юк. Авыру расланган очракта, барлык сизгер хайваннар юк ителергә тиеш, шуңа күрә инфекция таралуын булдырмау гаять мөһим.
- Вирус үзе нәрсәсе белән куркыныч?
- Кузгатучы тышкы мохиттә бик тотрыклы. Туфракта ул 120 көнгә кадәр, туктап калган суда - 175 көнгә кадәр, тирестә - 160 көнгә кадәр, ә иттә 180 көнгә кадәр саклана. Вирусны бары тик 70 градустан да ким булмаган температурада 30 минут дәвамында термик эшкәртү генә юкка чыгара ала.
- Хайваннар ничек йогышлана?
- Инфекциянең чыганагы булып авыру дуңгызлар һәм кыргый кабаннар, шулай ук инкубация чорында яки вирус йөртүче хайваннар тора. Вирус йогышланган азык, түшәклек, тирес, транспорт, сугым продуктлары, ашханә калдыклары һәм гамәлдәге вакыты чыккан ит продукциясе аша күчәргә мөмкин. Моннан тыш, кошлар, йорт һәм кыргый хайваннар, кимерүчеләр, кайбер төр талпаннар һәм бетләр дә күчереп йөртүчеләр була ала.

- Авыруны нинди билгеләр буенча шикләнергә мөмкин?
- Инкубация чоры өчтән унбиш көнгә кадәр дәвам итә. Кайчак авыру шулкадәр тиз үсеш ала ки, хайван бернинди күренмәгән билгеләрсез үлә. Үткен агымы вакытында дуңгызлар хәлсезләнә, ята, көчле сусау сизә, арткы аякларының хәле китә һәм атлавы чайкала башлый. Колакларда, корсакта, күкрәктә һәм аякларда тире куе-шәмәхә-зәңгәрсу төскә керергә мөмкин, эч кату яисә канлы эч китү күзәтелә. Кыргый кабаннарда авыру билгеләрсез уза, ләкин алар вирус таратуны дәвам итәләр.
- Саклану өчен нинди профилактика чаралары кирәк?
- Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында бу темага мәгълүмат күп. Чөнки әлеге авыруны дөньяда дәвалау ысулы юк, шуңа күрә саклык чараларын үтәргә кирәк. Дуңгызларны бары тик махсуслашкан хуҗалыклардан гына, ветеринария озата килү документлары булганда гына сатып алырга кирәк. АЧС (Африка дуңгыз үләте) буенча имин булмаган төбәкләрдән терлекләрне, продукцияне һәм азыкны кертү тыела. Дуңгызларны ябык биналарда тотарга, ирекле йөртеп чыгарырга ярамый, бары тик термик эшкәртелгән азык кына кулланырга, хайваннарны даими рәвештә ветеринария күзәтүендә тотарга, кимерүчеләр һәм кан суыручы бөҗәкләр белән көрәшергә, шулай ук барлык санитария таләпләрен үтәргә кирәк.
- Африка дуңгыз үләтенә шик туган очракта нишләргә?
- Бу турыда кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә кирәк. Алар килгәнче, хайваннарны суярга, дуңгызларны, продукцияне, азыкны һәм саламны чыгарырга ярамый, хайваннарның беркая да күчүен тыю, хуҗалык территориясенә керүне чикләү һәм дезинфекция үткәрү зарур.
- Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга Сез нәрсә теләр идегез?
- Мин барлык дуңгыз асраучыларга мөрәҗәгать итеп, ветеринария таләпләрен катгый үтәүләрен һәм авыру яки хайваннарның үлү очракларын яшереп калмауларын сорыйм. Белгечләр мәгълүматны никадәр тизрәк алсалар, инфекция учагын локальләштерү һәм аның таралуын булдырмау мөмкинлеге дә шулкадәр югары булыр.
Хуҗалыкларның иминлеген саклау һәм зур икътисади югалтуларга юл куймас өчен, һәр хуҗалык башлыгының җаваплы булуы кирәк.
Нет комментариев