Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә хәстәрлекне тикшерү быел да югары дәрәҗәдә үтте
Абруйлы комиссия составына гадәттәгечә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Сөләйманов, Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Ленар Гыймаев, «Россельхознадзор»ның район белгече Ленар Низамиев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Булат Галимбеков кертелгән иде.
Ә комиссияне республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов җитәкләде. Алар эшне “район капкасы” дип йөртелгән “Кама-Агро” хуҗалыгының техника утарыннан башладылар. Ә биредә елның-елындагыча техникага сакчыл карыйлар, булган техника-агрегатларның кадерен беләләр. Шуңа биредә кыр эшләренә әзерлек, агрегатларның төзеклеге һәм сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел иде. Шуннан соң комиссия “Масловский”, “Кулон-Агро”, “Логос”, “Востокзернопродукт”, Яңа Арыш хуҗалыгында булып кайттылыр. Тулаем алганда барысы да язгы кыр эшләренә ныклап торып хәстәрләнгәннәр. Логослылар, мәсәлән, бу елның язгы кыр эшләрендә 23 миллион сумлык көнбагыш чәчүнең яңа агрегатыннан файдаланачаклар. Кулонлылар да эшкә ныклап хәстәрләнгән. Алар эшләү өчен уңайлы булган 6 чит ил тракторлары кайтарып техника паркын яңартканнар. Моннан тыш әле бер юлы 22 метр киңлектә эшкәртә торган ике яңа тырма агрегаты алып кырга чыгарга әзерләгәннәр. Әнә шундый заманча яңа төр техника-агрегатларны күреп баш белгечләрнең генә түгел, комиссиядә катнашучыларның да күңелләре күтәрелгәндәй булды, кызыксынулары да арта төште. Алар “Кама”, “Кулон-Агро”, ”Масловский” һәм башка күп кенә хуҗалыкларда кыр эшләренә әзерлекне югары бәяләделәр. Үткән еллардагы төсле биредә балл системасы буенча җиңүчеләрне сайлап урыннар билгеләнмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа