Район хакимияте бинасының утырышлар залында муниципаль районның бишенче чакырылыш Советының тугызынчы утырышы узды.
Утырышны район башлыгы Радик Ислямов ачып җибәрде һәм алып барды. Район Советы депутатлары каралышына кертелгән карар проектларының барысын да югары дәрәҗәдәге оешмалар алдан тикшереп чыккан һәм депутатлар игътибарына тәкъдим иткәннәр. Көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән: «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы торак пунктлары территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау хакында»;
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә планлаштырыла торган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында»; «2026 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планына үзгәрешләр кертү турында». Алар барысы да бертавыштан кабул ителде.
Нет комментариев