Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Орден тапшырылды

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районында узган киңәшмәдә район башлыгы Радик Ислямов рядовой Айрат Нәбиулла улы Сибгатуллинның (үлгәннән соң) югары дәүләт бүләгенә лаек булуын белдерде. Һәм хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен геройның Батырлык орденын хәрби хезмәткәрнең апасы Усманова Альбина Нәбиулла кызына тапшырды.

– Без үзебезнең сугышчыларыбыз белән горурланабыз. Аларның батырлыклары онытылмас, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар һәрвакыт халык йөрәгендә яшәячәк, - дип  ассызыклады Радик Ислямов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса