Күки авылында Фәрит Гарипов истәлегенә мемориаль такта куелды
Күки авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән мәдәният йорты бинасына шушы төбәкнең әфганчы батыр егете Фәрит Гарипов истәлегенә мемориаль такта куелды.
Әлеге тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов белән район чик буенда хезмәт иткән егетләр һәм районның әфганчылар оешмалары вәкилләре дә катнаштылар. Шунысы әһәмиятле, тантанада чыгыш ясаган район Башкарма комитеты җитәкчесе сүзләре белән әйткәндә, бу әле районыбызда авыл мәдәният йортына урнаштырылган беренче истәлек тактасы буларак тарихка кереп калачак.

Анда шулай ук бик күп авыл кешеләре белән бергә читтән кайткан кунаклар да катнаштылар.
Материалның тулырак язмасын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia