Авылдашыбыз Миңнулла Сөнгатович Гыйззәтуллин- Советлар Союзы Герое – безнең горурлыгыбыз. Чөнки районыбызда санаулы гына булган геройларның берсе безнең авылныкы бит.
Безнең Миңнулла абыйга батыр дигән сүз бик туры килә. Аның турында танышкач, һәркемнең башына шундый уй киләдер.
Аның әтисе Сөнгатулла абый да Бөек Ватан сугышында катнаша. Аларны ашыгычлык белән Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Немецларны куалап, Калинин өлкәсенең Ржев шәһәренә килеп җитәләр. 1942 нче елның июлендә аларга тимер юл станциясен азат итү бурычы куела. Миңнулла абыйның әтисе әлеге иң каты һәм канкойгыч бәрелешләренең берсе булган Ржев сугышында 1942 нче елның 7 нче августында һәлак була. Менә шуннан соң инде әле 18 яше дә тулмаган яшүсмер Миңнуллада әтисе өчен фашистлардан үч алу теләге уяна. Ул: “Мине сугышка җибәрегез”,- дип военкоматка бара.
Әнисе Миңнурый апа елый, аны җибәрергә теләми.
Военком бик җитди кеше булып чыга. Миңнулла абыйга ул:
- Син колхозда эшлисең, син анда кирәк, яшең дә җитми,-ди.-Вакыт җиткәч, чакырырбыз,-дип вәгъдә итә һәм сүзендә тора.
(Дәвамын газетада укыгыз)
Асия Фазулина.
Күки урта мәктәбе.
Нет комментариев