Кавказларның "Хашлама"сын пешердем. Ул безне учакта пешереп сыйлаган иде, мин өйдә пешереп карадым бик тәмле һәм җиңел әзерләнә.
Хашлама.
Кирәк булачак:
* 1 кг сарык ите;
* 5 помидор;
* 2 татлы борыч;
* 5 уртача зурлыкта бәрәңге;
* 1 суган;
* тоз, борыч;
* яшел тәмләткечләр.
Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Итне зур итеп шакмаклап турыйбыз һәм калган барлык кирәкле әйберләрне турарга. Чуенга катлам-катлам итеп салабыз иң элек ит, аннан суган, борыч, помидор, бәрәңге. Тоз, борыч сибеп чуеннын капкачын капларга, су салырга кирәкми, үз суында уртача кызулыкта 2 сәгать пешә.
Тәмле булсын.
фотоgurman.co.ua
Нет комментариев