Казан үзәгендә зур шугалак ачылачак
Җәмгыять

Казан үзәгендә зур шугалак ачылачак

Ул декабрь уртасында ук ачылачак, дип сөйләде шәһәрнең туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили.

- Алда кыш, Яңа ел бәйрәмнәре. Без туристлык юнәлешендә җиңдек инде – җәй көне Казанга бик күп кеше килде. Хәтта без көткәннән бераз күбрәк. Киләсе этап – кышкы бәйрәмнәр, һәм без бөтен шәһәр белән Казан үзәгендә зур шугалак төзибез, - дип билгеләп үтте Шавлиашвили.

Шугалакны «Казанның Боз боҗрасы» («Ледяное кольцо Казани») дип атаячаклар. Комитет директоры фикеренчә, бу вакыйга әһәмиятле булачак. Шугалак декабрь уртасында ачыла.


Нет комментариев