Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каймаклы коймак

Кирәк: 400 г каймак, 1 стакан кефир, 1-2 йомырка, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләгеч, 0,5 чәй кашыгы тоз, тәменчә ванилин, он. Кыздыру өчен үсемлек мае. Савытка йомырка сытарга, шикәр комы, тоз, каймак, ванилин кушып тугларга. Җылы кефир салып, яхшылап болгатырга. Камыр көпшәкләгеч өстәлгән он кушарга. Камыр...

 Кирәк: 400 г каймак, 1 стакан кефир, 1-2 йомырка, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләгеч, 0,5 чәй кашыгы тоз, тәменчә ванилин, он. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Савытка йомырка сытарга, шикәр комы, тоз, каймак, ванилин кушып тугларга. Җылы кефир салып, яхшылап болгатырга. Камыр көпшәкләгеч өстәлгән он кушарга. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш. Камырны җылы урында 30-40 минут тотарга.

Табаны үсемлек мае белән майларга һәм коймакларны ике ягын да кызартып пешерергә.

Табынга кайнар килеш каймак, җиләк-җимеш кайнатмасы яки бал белән чыгарырга. Коймакларга шикәр оны яки дарчин (корица) сибәргә дә була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 фотоorrange.ru

http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/kaymaklyi-koymak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса