Күптән түгел без гаиләбез белән әниемнең әтисе, минем бабам, Хөсәен Хәйдәров ятып калган туганнар каберлеге янында Калуга өлкәсенең Петровка авылында булдык.
Безнең гаилә өчен бу сәяхәт гади генә һәйкәлгә бару булмады, ул шәхси һәм уртак тарих белән очрашу булды: биредә, Калуга җирендә, миллионнар язмышы кисешкән урын. Хөсәен Хәйдәров 1899 елда Балык Бистәсе районы Биектау (элек Кызыл Йолдыз районы Көчек авылы) авылында мулла гаиләсендә туа. Ул 1917 елда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Мамадыш районында Кече Сөн, Норма, Кызыл Йолдыз районында Ямаш, Көчек, Мәмле Казаклар Чаллысы авылларында укыта. Ул балаларны укырга-язарга өйрәткән, сабырлык белән алар алдында дөньяны ачкан, белем көченә һәм якты киләчәккә ышандырган. Ләкин Бөек Ватан сугышы башлангач, ул меңнәрчә гади кешеләр кебек үк, икеләнмичә Ватанны якларга баскан.
1943 елның июле Бөек Ватан сугышының борылыш айларыннан берсе. Бу вакытта совет-герман фронтында хәлиткеч бәрелешләр барган. Бу бәрелешләрнең мөһим өлешен Көнбатыш фронты гаскәрләре үткәргән Жиздра операциясе тәшкил иткән. Аның максаты дошман оборонасын өзү, яңа территорияләрне азат итү һәм алга таба һөҗүм өчен плацдармнарны киңәйтү була. Туган җирләрен азат итү өчен солдатлар үз гомерләрен кызганмаганнар. Аларның арасында — безнең гаиләнең вәкиле Хөсәен Хәйдәров та бар, Ул 1943 елның 18 июлендә батырларча һәлак була. Калуга өлкәсе Петровка авылындагы туганнар каберлегендә 1943 елда үткәрелгән Жиздра операциясе чорында, каты бәрелешләрдә һәлак булган Кызыл Армиянең йөзләгән солдаты һәм офицеры ята.

«Халык хәтере» («Память народа») электрон мәгълүматлар банкы һәм күмелү урыннарының гомумиләштерелгән карточкалары мәгълүматлары буенча, биредә исемнәре билгеле булган сугышчылар да, исемнәре ачыкланмаган билгесез солдатлар да җирләнгән. Мәгълүматларга караганда, монда җирләнгән кешеләр саны 1500 дән артып китә. Шуларның 1087 сенең исемнәре билгеле, алар ташка уеп язылганнар. Аларның исемнәре һәм хезмәтләре хәтердә саклана. Бу туганнар каберлеге төбәктә иң күренекле мемориалларның берсе. Җирле халык һәм эзтабарлар бу урынны һәрвакыт карап, чистартып торалар, чәчәкләр салалар. Бу гадилектә һәм карап торуда — хәтернең иң олы көче.Мемориал һәлак булганнарның туганнарына һәм эзтабарлар отрядларына зиярәт кылу өчен һәрчак ачык.
Бабамның соңгы урынына барып, үзебезнең хәтеребезне яңартып һәм хөрмәтебезне белдереп, догалар кылып кайттык. Туганнар каберлеге янында торганда, шәхси тарихның һәм вакыйгаларның зур агымының ничек тыгыз үрелеп китүен аеруча нык тоясың. Бу урында басып тору бик авыр да, шул ук вакытта күңелгә бабабыз өчен горурлык та өсти. Без һәйкәлгә чәчәкләр куйдык. Бер мизгелгә бабамны гаиләбез истәлеге буенча күз алдына китердем: тыныч, игътибарлы, нәкъ менә балаларга хәрефләрне өйрәткән, ә аннары без бүген тыныч күк астында яшәсен өчен гомерен биргән гади авыл укытучысы ул. Рәхмәт сезгә, илебезне азат итүче сугышчылар!
- Хәтер - мәңгелек. Үткәннәр тарих булып йөрәкләрдә яши.
- Ләйсән Закирова.Тәб. Чаллы авылы.
Нет комментариев