Галия апа: «Тормыш авыр дип, кыенлыкларга бирешмәдек»
Җәмгыять

Галия апа: «Тормыш авыр дип, кыенлыкларга бирешмәдек»

Олы Эшнәк авылында еш булырга туры килә. Барган саен Галия әби Сәгыйтдинова хакында язырга вакыт тар булганлыктан язылмый кала килде.

Без килгәндә әбиебез кулына дисбесен тотып, белгән догаларын укып 27 ел элек якты дөньядан киткән иренә багышлап дога кылып утыра иде. Безне күрү белән 98 яшен тутырган матур әбиебез, ачылып китеп - Кунаклар килгән икән дип каршы алды.

Галия апа сугыш чоры баласы, аның әти - әнисе колхозда гади эшчеләр булып хезмәт куйганнар. Гаилә дә алар 7 бала үсәләр, бүгенсе көндә Галия әби алар арасыннан бер үзе генә исән. Әти - әнисенә ничек тә ярдәм итәсе килгәнлектән 4нче сыйныфны укып бетергәч ул туры колхозга эшкә килә. Төрле эшләрдә эшләргә туры килә аңа. Авырын да, пычрагын да, җиңелен дә башкаралар. Тормыш авыр дип елап, кыенлыкларга бирешмиләр.

фото "Авыл офыклары"

Сугыш башлангач та Галия әби эштән туктамый. Әтиләрен сугышка алалар, әмма әтиләренең бер күзе сукыр булу сәбәпле  аны сугыш кырына кертмиләр. Ул анда җимерелгән шәһәрләрне төзәтү эшләрендә катнашып, хезмәт итеп кайта. Сугыш вакытында  Корноухово өстендә бәрәңге утырталар иде, шуннан булган черек бәрәңгеләрне ташый идек, бәрәнгесен дә җыйдык,  кыр суганына бара идем. Эштән курыкмадым. Кышын мичкә ягарга утын юк, өйне җылытыр өчен көтүлеккә терлек тизәге җыярга чыга идек. Кышларын шуларны киптереп өйне җылыта идек.

Хәзерге яшьләр өчен бәлкем көлке дә булыр. Әммә без шулай яшәдек, – диде ул.

Тормыш иптәше, гаилә, балалар турында сөйләргә сорагач та әбибез бик кызык итеп җавап кайтарды.

«Булачак иремне  бер дә күргәнем булмады. Ул мине кызлар белән кич утырып кайтып барганда урлап кайтып китте. Аңа ияләнү бер дә җиңел булмады. Шулай да начар яшәдек димәс идем. Бик озак еллар кайната – кайнана белән яшәдек. Аерым иорт салгач та алар төп нигезне кече улларына калдырып, яңа өйгә безнең белән күченеп чыктылар.

Тормыш иптәшем Кадыйр белән  3 бала тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер барсыда исән-сау. Бүгенгесе көнне малаем Заһир белән киленем Кәнифә тәрбиясендә гомер итәм. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларым кайтып хәлемне белеп торалар. Исән генә булыйк! Тормышымнан бик канәгатмен. Илләребез тыныч, тормышларыбыз мул булсын». Менә шундый позитив нотада без әбиебез белән әңәгәмәбезне төгәлләдек.


Нет комментариев