Эльмира Кәлимуллина кияүдә булуын яшерә?
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина катнашындагы матбугат очрашуы булды.
Без, журналистлар, Эльмираны кияүдә түгел дип уйлый идек, әмма сөйләшү барышында аның хезмәттәшләреннән: «Концерт оештыру процессына Эльмираның ире Евгений да кушылды», – дигән җөмлә яңгырады. Шуннан соң журналистлар Эльмирадан ире турында күбрәк белергә теләп сорау бирде, тик җырчы шәхси тормышым турында бөтенләй сөйләмим, дип кырт кисте.
– Мин шәхси тормышым турында бөтенләй сөйләмим. Бу минем принциаль позициям, – диде ул башта.
Бераздан: «Ирегез иҗат тормышыгызда катнашамы?» – дигән сорауга ул: «Без ирем белән киңәшләшеп эшлибез, әлбәттә», – дип җавап бирде.
фото ,чыганак http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/elmira-kalimullina-kiyad-buluyn-yasher
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа