Бүген, 14 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил секундына 5-10 метр тизлек белән көнбатыштан исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +4..+9 градус булды, ә көндез +16..+21 градус булачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем фаразланмый. Иртән урыны белән томан төшә. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән көнбатыштан исә. Көндез һава +17..+19 градуска кадәр җылына.
Нет комментариев