Бүген Республикада аяз һәм җылы һава торышы көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада аяз һәм җылы һава торышы көтелә

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда 27 октябрьдә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез булачак.

 Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк.

 

Төнлә һава температурасы +1..-4 градус булды. Көндез һава температурасы +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев