“Бәләкәч”тә кагыйдәләрне беләләр
Җәмгыять

“Бәләкәч”тә кагыйдәләрне беләләр

 Балык Бистәсендә “Күренеп тор” акциясе дәвам итә.

  “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен яхшырак беләләр хәзер. Балалар иҗат үзәгеннән әкият геройлары булып киенгән балалар аларга бик кызыклы итеп юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр, мавыктыргыч уеннар уйнаттылар.

Бәләкәчләр янына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды белгече Татьяна Егорова белән район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев та килгәннәр иде. Алар балаларга юлны дөрес итеп аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәттеләр, киемнәргә ни өчен яктылык кайтаргыч элементлар куярга кирәклеген аңлаттылар.

Балалар исә рәхәтләнеп уйнадылар, биремнәргә җавап бирделәр. Балалар бакчасы мөдире Гөлназ Нәбиуллина һәм тәрбиячеләр балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирәләр. Бу мөһим темага кызыклы конкурслар һәм башка чаралар уздыралар. Очрашу ахырында хокук саклау органы вәкилләре балаларга яктылык кайтаргыч значоклар, белешмәлекләр бүләк иттеләр.

 

Гөлчәчәк Газизова.


Нет комментариев