Бер ир аерылган хатынын күзәткән өчен хөкемгә тартылган
Җәмгыять

Бер ир аерылган хатынын күзәткән өчен хөкемгә тартылган

Марий Элның Волжск шәһәрендә бер ир элеккеге хатыны артыннан күзәткән өчен судка эләккән.

Аерылышкач, хатын-кыз иренә балалары белән очрашуны тыйган. Шуңа үч итеп, ир аның артыннан күзәтергә булган. Хатынының шәрә килеш йоклаганын фотога төшергән, өйдә сөйләшүләрен диктофонга яздырып барган. Бөтен әйберләрне дә баласы йөргән мәгариф учреждениесенә җибәргән. Нәтиҗәдә хатын ирен судка биргән.

 

 фотоvk.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ber-ir-aerylgan-khatynyn-kztkn-chen-khkemg-tartylgan


Нет комментариев