Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәслеләр: Цифрлы телевидениегә күчәбез

2019 елның  3 нче июненнән Татарстан Республикасында тулы масштабта цифрлы телевидение эфир челтәренә күчү көтелә. Аналог эфир тапшыру туктатыла. Әгәр дә сезнең телевизорыгыз экраннарында  “А” хәрефе күрәсез икән, димәк, сез аналог эфиры белән файдаланасыз. 

Цифрлы телевидение эфирына күчү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
-  Әгәр дә телевизорыгыз DVB-Т2 цифрлы стандартта эшли икән, бу очракта аны анттеннага тоташтыру да җитә;,
-   Телевизорыгыз DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләмәгән очракта антеннаны DVB-T2 стандартлы приставкага, аннан телевизорга тоташтырырга кирәк.
Телевизорның DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләвен ике төрле ысул белән белеп була:
-   Телевизорның паспортында DVB-Т2 язылган булырга тиеш. Әгәр дә ахырда 2 саны булмаса (DVB-Т гына) бу телевизор  цифрлы тапшыруларны күрсәтмәячәк.
-  Интернетта  эзләү юлында телевизор маркасын язарга һәм килеп чыккан биттә  “характеристика” төймәсенә басып “прием сигнала”  пунктын карарга. Әгәр бу телевизор цифрлы телевидение ташыруларын күрсәтсә, анда DVB-T/T2 MPEG4 дип язылырга тиеш.
Цифрлы телевидение ташыруларын карау өчен бөтен төр телевизорга да антенна (аналог  яки цифрлы телевидение өчен) кирәк. Цифрлы телевидение ташыруларына күчү кабель челтәреннән, спутниклы телевидениедән, IP телевидениедән  файдаланучыларга, шулай ук экраннарында “А” хәрефе булмаган телевизор ияләренә кагылмаячак. Бу очракта цифрлы телевидение эфирына күчү үзеннән-үзе башкарыла.
Цифрлы телевидение эфирына күчү  белән бәйле сораулар белән 8-800-220-20-02 телефоны аша бердәм мәгълүмат үзәгенә шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса