“Минем салым” (“Мой налог”) мобиль кушымтасы үзмәшгуль (самозанятый) гражданин булырга ярдәм итәргә булыша.
Үзмәшгуль (самозанятый) гражданин булу өчен салым органнарына мөрәҗәгать итмичә генә түбәндәге җайлы ысулларның берсеннән файдаланып була:
-“Минем салым” (“Мой налог”) мобиль кушымтасы;
- «Мой налог» https://lknpd.nalog.ru веб-кабинеты;
- Федераль салым хезмәте белән мәгълүмати бәйләнештә торучы банклар аша.
“Минем салым” (“Мой налог”) Федераль салым хезмәтенең рәсми мобиль кушымтасы аша түбәндәгеләрне башкарып була:
- Профессиональ керемнән салым түләү өчен теркәлү;
- Сатып алучыга чек әзерләү һәм аны тапшыру;
- Салым суммасы турында хәбәр алу;
- Керемнәрне раслаучы белешмә әзерләү.
Тулырак мәгълүмат https://npd.nalog.ru. махсус сайтында.
Нет комментариев