Балык Бистәсенең Гүзәл-сандугачы
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Гүзәл-сандугачы

“Назлы җил, салмак җил китерә Чәчәкле болынның исләрен...”

Сәхнәдән агылган моң тәмам үзенә әсир итә. Хыялда туган якның болын-кырлары буйлап балачагыңа йөгерәсең, чишмәләр агышын тыңлыйсың.  Авылның төшләргә кереп йөдәткән айлы кичләре, яшьлек сагындыра.  Барысы да шушы гаҗәеп моңга сыйган. Әйтерсең лә җыр дөньясында бары икәү генә: җырчы һәм тамашачы калган... Уйларыңда аңа эндәшәсең: “Бу кадәр моңны кайдан алдың син?” “Туган ягымнан, Балык Бистәсеннән”, дигән җавап кайтавазлар булып килә.

...Гүзәл Җәләлова. Аның җырларын, тавышын беренче нотадан ук меңләгән җырчы арасыннан танып алыр идем. Хәер, мин генәме икән аңа гашыйк җан?! Йөзләгән тамашачы күңеленә “Озата барма”, “Шахта”, “Илкәем” кебек халык җырлары белән кергән татар иленең асыл сандугачы ләбаса ул. Узган атнада Күгәрчен мәдәният йортына концерт программасы белән кайтуы да юкка түгел. Әти-әнисенең туган нигезенә, үзенә моң биргән ягында авылдашларын җыр белән сәламләве иде Гүзәлнең.

(Язманы тулысынча газетабызның киләсе санында укый аласыз)

 

Автор Фарваз Каюмова.

фотоmat6tube.com


Нет комментариев