Балык Бистәсендә яшәүче  бер ханымны бүрычлары өчен  судка биргәннәр
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче бер ханымны бүрычлары өчен судка биргәннәр

Хәзерге заманда кеше өчен бурычка акча алып торуның нинди генә төрләре юк. Шуларның берсе банкта кредит картасы рәсмиләштерү.

  Бу төрнең уңай һәм тискәре якларын исегезгә төшереп узабыз. Дөрес кулланганда, ул хуҗасы өчен файдалы. Ә финанс ягыннан белеме көчле булмаган һәм бу мәсьәләләрдә таркаулык җибәргән кешеләргә болай да нык булмаган акча якларын тагын да катлауландырырга мөмкин. Безнең районда яшәүче Э. белән дә шундый очрак килеп чыга. Балык Бистәсе район судында “Тинькофф Банк” акционерлык җәмгыятенең әлеге гражданкадан кредит картасы шартнамәсе буенча  каралган бурычны кайтару турында эше каралды.

2013 елның 18 нче маенда гражданка Э. белән “Тинькофф кредит системалары” оешмасы арасында 75 мең сум белән чикләнгән кредит картасы ачу өчен шартнамә төзелә. Шартнамә шартлары белән танышу турындагы кәгазьгә әлеге гражданка үзе кул куйган. Системалы рәвештә банк алдындагы бурычын үтәмәгән өчен “Тинькофф Банк” аңа бурычы турындагы белешмә җибәрә. Банк алдында  аның бурычы 89549,1 сум белән бәяләнә. Шуларның төп бурычы 72760,72 сум, калганнары штрафлар һәм комиссияләр. Банк шулай ук әлеге гражданкадан 2886,47 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләттерүне дә сораган.

 Тиешенчә билгелеккә куелса да гражданка Э. суд утырышына килмәгән. Ул язма рәвештәге гаризада  банкның аңа карата булган дәгъвасын канәгатьләндермәүләрен сорый. Моны ул беренче елны бурычларын үзвакытында түләп, алдагы чорда кыенлыклар кичерә башлагач ,берничә тапкыр банкка бурычны кичектереп тору турындагы мөрәҗәгате белән аңлата. Шулай ук ул кредит өчен исәпләнгән процентларны да артык күрсәтелгән дип саный.

  Булган материалларны өйрәнгәннән соң суд  “Тинькофф кредит системалары” оешмасының кредит бирү буенча булган шартнамә таләбен тулысынча үтәве  документлар тарафыннан раслана. Ә гражданка Э. үз ягыннан тиешле шартларны үтәми.Үз бурычын системалы рәвештә үтәмәгәнгә банк әлеге гражданка белән кредит шартнамәсен өзә, бурыч өчен счет җибәрә. Тиешле вакытында бурычны түләмәгәнен аңлата алырлык белешмәләре булмый гражданканың.

  Дәгъвачы күрсәткән сумма суд тарафыннан тикшерелә һәм аның арифметик яктан дөреслеге раслана. Суд “Тинькофф Банк” акционерлык җәмгыятенең гражданка Э. га булган дәгъвасын (дәүләт пошлинасын түләтүне дә кертеп) канәгатьләндерә.

Закон алдында финанс яктан авырлык кичерү  бурычыңны түләүдән азат итми. Шуңа күрә әлеге мәсьәләләрдә җиде кат уйларга кирәк.

 

Таңсылу Минһаҗева.

фотоnewstracker.ru


Нет комментариев