Балаларны тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-аналар комитетының мөһимлеген искәртү максатыннан, 21 ноябрь көнне Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбендә “Тату гаилә серләре” республика конкурсының район этабы үткәрелде.
Балаларны тәрбияләүдә мәктәп һәм ата-аналар комитетының мөһимлеген искәртү максатыннан, 21 ноябрь көнне Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбендә “Тату гаилә серләре” республика конкурсының район этабы үткәрелде.
Бу конкурс кысаларында, ата-аналар һәм укучыларның бердәм эшләреннән күргәзмә, проект яклау, ата-аналарның үз балалары белән булган чыгышлары эчтәлекле, шул ук вакытта матур да узды. Бәйге шактый киеренке булды. Беренче урынга Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе, икенче урынны Балык Бистәсе гимназиясе һәм Котлы Бөкәш мәктәпләре бүлештеләр, ә өченче урынга Югары Тегермәнлек һәм Шомбыт мәктәпләре лаек булдылар. Аларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, сертификатлар, чәчәкләр тапшырылды. Конкурстан һәркем канәгатьлек һәм матур тәэсирләрдә таралды.
Алда бәйгенең өлкә, финал өлешләре көтә. Ә җиңүче мәктәпнең Татьяна Власова җитәкчелегендәге 6 А сыйныф укучылары--Анжелла Самойлова, Вилдан Сафин, Инсаф Хамматов, Ландыш Сәләхиева, Анастасия Куприянова һәм аларның әти-әниләре--Зөлфия Сәлахиева, Ольга Куприянова, Ләйсән Шәйхетдинова, Гөлшат Хамматова, Илнур Хәбибуллин составындагы команда конкурсның өлкә этабында районыбыз данын яклаячак. Без исә анда катнашучыларга уңышлар һәм яңа үрләр телибез!
Рузия Мөгыйнова,
Балык Бистәсе район мәгариф бүлегенең тәрбия
эшләре буенча методисты.
Нет комментариев