Балык Бистәсендә  “Без бергә” фестивале уза
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Без бергә” фестивале уза

Бүген район Мәдәният йортында “Без бергә” Республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы уза.

  Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, аларны этнокультура кыйммәтләренә якынайту, халык мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, өстәмә белем бирү педагогларының уңай тәҗрибәсен тарату, аларның һөнәри осталыгын арттыру-- бу фестивальнең төп максатлары булып торалар.

“Әкиятләр һәм легендалар канатында” тематикасында уза торган фестиваль кысаларында “Без бергә” халык иҗаты конкурсы, “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма әйберләр ярминкәсе уздырыла. Шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Иҗади гаилә”,” Иҗат канатлары” номинацияләре буенча конкурслар үткәрелә.

 

фото архив


Нет комментариев