Балык Бистәсе Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең даны еракларга таралган.
Биредә эшләп килүче музыка сәнгате, рәсем, хореография, театр сыйныфларында укучыларның күбесе мәктәпне тәмамлаганнан соң укуларын югары уку йортларында дәвам итәләр.
--Рәсем сыйныфына йөрүче балаларның барысы да тырышлар, активлар, иҗат-сәнгать эшенә җитди карыйлар, - ди "Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы укытучы" гранты иясе Фәния Якупова. -Быелгы чыгарылышта 6 укучым бар иде. Барысына да өметем, ышанычым зур. Дарья Лылова дизайн буенча Санкт-Петербургтагы югары уку йортларының берсенә керде. Настя Ляпахина, Салават Касыймов, Миләүшә Әхмәтҗанова исә Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белемнәрен дәвам иттерәләр,- ди ул.
Укучыларыбыз әнә шулай сынатмый. Хак юл сайларга булышкан әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәтле алар.
Фото:Nevsepic.com.ua
Нет комментариев