Балык Бистәсендә  Бөтендөньяда үткәрелүче инсульт авыруына каршы көн уңаеннан чара үткәрделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Бөтендөньяда үткәрелүче инсульт авыруына каршы көн уңаеннан чара үткәрделәр

Район үзәгенең «Дельфин" спорт комплексында үзәк хастаханә «Будь здоров» спорт клубы белән берлектә Бөтендөньяда инсульт авыруына каршы көн уңаеннан чара үткәрделәр. Аның кысаларында өлкәннәр өчен төрле күнегүләр үткәрелде: флеш-моб зарядка, артериаль басымны, кандагы шикәр микъдарын үлчәү, теләүчеләр өчен грипп авыруына каршы вакцинация ясадылар. «Инсульт профилактикасы, аны булдырмау диетасы» дигән темага...

Район үзәгенең «Дельфин" спорт комплексында үзәк хастаханә «Будь здоров» спорт клубы белән берлектә Бөтендөньяда инсульт авыруына каршы көн уңаеннан чара үткәрделәр.


Аның кысаларында өлкәннәр өчен төрле күнегүләр үткәрелде: флеш-моб зарядка, артериаль басымны, кандагы шикәр микъдарын үлчәү, теләүчеләр өчен грипп авыруына каршы вакцинация ясадылар.

«Инсульт профилактикасы, аны булдырмау диетасы» дигән темага презентацияне врач - невролог Энҗе Китаева үткәрде. УЛ күп санлы сорауларга җавап бирде.

Пполиклиника бүлеге мөдире Энҗе Гаязова «Профилактика гриппа. Будь здоров!» дигән актуаль темага видеолекторий уздырды. Чарада катнашучылар мондый очрашуларның файдалы булуын искәрттеләр.


Нет комментариев