Җиһанша Якупов балачак хыялын тормышка ашырган
Җәмгыять

Җиһанша Якупов балачак хыялын тормышка ашырган

Күптәнге танышым Җиһанша Якупов белән без авыл янәшәсендәге болынлыкта атлары янында очраштык...

Җиһанша шактый кызыклы һәм бик күп гыйбрәтле хәлләрне күңелендә саклаучы белгеч. Ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килсә дә ул барысына да үз көче белән ирешергә күнеккән. Районыбызга бик күп күренекле шәхесләр биргән Олы Солтан авылында туып үскән бу егет кече яшеннән кызыксынучан һәм үз дигәненә омтылуы белән башкалардан аерылып тора. Әти - әниләре 8 балагада дөрес тәрбия биреп барысында кешелекле, ярдәмчел һәм киң күңелле итеп тәрбиялиләр.

Җиһанша да нәкъ менә шундый асыл сыйфатларны үзендә саклаучы егет. Гомерлек һөнәр серләре белән кызыксынуында да абыйларының йогынтысы аеруча зур була. Алар аны әле алты яше дә тулмаган  баланы атка атландырып иреккә җибәрәләр. Үз сүзләре белән әйткәндә, менә шул утыруыннан әле дә төшә алмый ул аттан.  Бу аның күңелендә әнә шулай кече яшеннән йорт хайваннары белән дуслыкны ныгыта. Авылда урта мәктәпне  тәмамлагач алар гаиләләре белән район үзәгенә күченеп киләләр. Егет үз юлын үзе таба дигәндәй, тәвәкәлләп күрше Бәтке авылында бик күп терлекләр асрап яшәүче элеккеге Жданов исемендәге колхоз җитәкчесе янына барып, үзен степендиат итеп укырга җибәрүләрен сорый.

фото

Кыю һәм тәвәкәллеге өчен җитәкчеләре дә кире какмыйлар аны. Ә барыннан да бигрәк степендиат булуыны төп сәбәбе, укуын тәмамлагач кире  үз районына кайтып эшен дәва иттерергә тели ул. Әмма, институтны тәмамлап кайткач озак эшли алмый, берничә айдан аны армия хезмәтенә озаталар. Хәрби хезмәтен ул Германия дә үтә. Армия сафларыннан кайткач  колхоз да эшләвен дәвам итә. Ул чорларда махсус хуҗалык буларак унбиш мең баш мөгезле эре терлеге булган колхозга аны баш  белгеч итеп билгеләп куялар. Аның кул астында тагын өч ветеринария хезмәткәре эшли.

Әлеге хуҗалыкта Җиһанша унсигез ел эшләгәннән соң, аны район ветеринария берләшмәсенә эшкә чакыралар. Менә шуннан бирле ул 22 ел инде һәр көнне авылдан район үзәгенә барып  хуҗалыкларга йөреп хезмәт күрсәтә. Күпме генә эше тыгыз,күп булсада Җиһанша атларыннан аерыла алмый.
«Балачактан ат җене кагылгангадыр инде , авылда эшли башлаганнан бирле атлардан аерылганым юк. Кайбер елларда аларның баш саны унбишкә дә җитә « - ди ул елмаеп..

Булачак тормыш иптәше, шәһәр кызы Роза белән танышуы да  көтмәгәндә килеп чыга. Институтта укып йөргәндә Альберт абыйсы кичектергесез эшләре килеп чыкканлыктан энесенә чәчәк бәйләме алып, Казан сәнгать училищесына кертеп, аны үз исеменнән кәләшен котлап чыгуын сорый. Ә  булачак җиңгәсе очрашуга дус кызы белән чыга. Менә шулай итеп алар һич көтмәгәндә Роза белән дуслашып, танышып китәләр. Укуын тәмамлагач алар үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Роза гомере буена авылда балаларга белем бирүдә эшләп югары категорияле укытучы исеменә ия булган. Гаиләләрендә алар бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Улы бүгенгесе көнне эчке эшләр министрлыгында эшли, гаиләсе белән шәһәрдә яши.

  • Идрис Амитов
     

Нет комментариев