Кызының бәясе-766 мең: өч яшьлек кызын хатынлыкка саткан әтисен тоткарлыйлар.
Пакистаннан әтисе үзенең өч яшьлек кызын 60 яшьлек ир-атка саткан. Бу хакта GBNews порталы хәбәр итә, аңа «Российская газета» сылтама ясый.
Пакистанда үзенең өч яшьлек кызын кәләш сыйфатында саткан ир-ат тоткарланган. Бу мәгълүматны GBNes тарата.
Билгеле булганча, баланы 60 яшьлек Сәлах Уддин сатып алган.
Килешү 2,5 миллион Пакистан рупиясенә төшкән, бу 766 мең сумга тиң. Ләкин әтисе акча алырга өлгерми, чөнки аны кулга алалар.
Материалда билгеләп үтелгәнчә, кайбер Пакистан кабиләләрендә булачак ир кәләш өчен йолым түли торган гадәт бар. Бу акчаларны әти яки бөтен гаилә ала, ә сатып алучы өйләнергә хокук ала. Билгеләп үтелгәнчә, Бакыйның 15 яшьтән дә артык булмаган олы кызы элегрәк Уддинның 30 яшьлек улы белән никахлашкан.
Нет комментариев