Анатыш авылы мәдәният йортында хезмәт ветераннарының очрашуы булды
Җәмгыять

Анатыш авылы мәдәният йортында хезмәт ветераннарының очрашуы булды

Анатыш авылы мәдәният йортында элеккеге Черняховский исемендәге колхозда эшләгән хезмәт ветераннарының очрашуы булды

Очрашу җылы атмосферада истәлекләрне уртаклашу белән бергә җыр-моң белән дә аралашып барды. Казаннан тормыш иптәше белән колхозның соңгы рәисе булган Михаил Иванович Мартынов та кайткан иде.

Ул чыгышында үзе белән бергә эшләгән ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Очрашуга килгән Черняховский исемендәге колхозның баш агрономы Фәрит Мингалиев та бергә эшләгән елларны, хезмәттәшләрен сагынып искә алды.
Рәсми өлештән соң очрашу матур табын артында дәвам итте.


Әлеге чараны истә калырлык итеп уздыруда Анатыш авыл җирлеге җитәкчесе Камил Җамалиев, Нияз Шәйдуллин, Дания Ибраһимова, Исламия Мусаева, Зөлфия Сәгъдиева һәм сәхнә ветеранары күп көч куйдылар.
Концертны Светлана Ардаширова алып барды,  Марсель Җәләлов тыңлаучыларга баянда уйнады.
 


Нет комментариев