Мөхәммәт Миниятуллин: «Аккан су кебек гомер үтте»
Җәмгыять

Мөхәммәт Миниятуллин: «Аккан су кебек гомер үтте»

Бар гомерен диярлек район «Сельхозтехника» берләшмәсендә руль артында үткәргән Мөхәммәт Миниятуллин белән күптәннән таныш булсам да үзе белән очрашып иркенләп аралашырга гына туры килмәде.

Бәлки, монда аның бар гомерен диярлек ерак рейсларда үткәрүенең дә йогынтысы булгандыр. Әнә шуңа коллективта  аның мактаулы, ышанычлы һәм үзенә тапшырылган эшкә һәр вакыт җаваплы караган автотранспортчы булуын яхшы беләләр иде. Районда да аларны мактап телгә алдылар, күпләргә үрнәк итеп куйдылар. Шулай булмаса «Зил-130» автомашинасы белән ерак рейсларга һәр вакыт аны җибәрерләр идемени соң? Ә ир-егетләр өчен аеруча кирәкле һәм мактаулы бу һөнәр серләренә ул бик күп егетләребез  кебек хәрби хезмәткә китәр алдыннан укып өйрәнгән. Шулай итеп, Мөхәммәт үзенең бар гомерен диярлек тәгәрмәч өстендә үткәргән, дисәк тә арттыру булмас. Әңгәмә барышында аның күрше Саба районында туып-үсүен ишеткәч, безнең якларга килеп чыгу тарихы белән дә кызысынмый булдыра алмадым.

Ә ул аның һич көтмәгәндә һәм уйламаганда килеп чыккан. Өлкән яшьтәгеләр сүзе белән әйткәндә, аларны язмыш җилләре очраштырган. Егет армия сафларында 3 ел хезмәт итеп кайтканнан соң  туган авылында колхозда эштә калгач аңа «Газ-51» автомашинасы бирәләр. Менә шулай күңелен биреп эшләп йөргәндә Кукмарада кондитер һөнәре серләренә укырга киткән сеңелесе Мәрьям чираттагы ялга үзе белән бергә укыган иптәш  кызын да кунакка алып кайта. Олы гаиләдә бергәләшеп чәй табыны артында утырганда егетнең күзе төшә дә инде кунак кызына. 

Районыбызның Олы Укмас авылында туып үскән бу күркәм холыкы, чибәр, акыллы кыз егетнең дә күңеленә хуш килә. Алар бер елга якын  дуслашып, аралашып йөргәннән соң 1971 елда гөрләтеп үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Нәтиҗәдә, сеңлесенең дус кызы гаиләләренең якын туганына әйләнә дә куя. Әмма, кәләшкә авылда үз белгечлеге буенча эш булмагач алар районыбызга күчеп кайтырга ният кылалар. Яңа урында күңеле тарткан, кулыннан килә торган эш урыны белән генә түгел, яшь гаиләгә беренче чиратта тору урыны да кирәк була. Шуңа  алар икесе дә Шумково авылында урнашкан  ПМК-7 оешмасына кайтып төпләнәләр. Хезмәт сөючән Мөхәммәт кечкенәдән үз иткән һөнәрен сайлап автомашинага утыра, ә хатыны Миннурыйны склад мөдире итеп куялар. Ул чорларда әлеге күчмә колоннаны районыбызның легендар җитәкчесе Илья Иванов җитәкли. Берничә ел эшләгәннән соң аны район үзәгенә яңа эшкә күчерәләр. 

фото

Сигез ел Шумковода эшләгән Миниятуллин гаиләсен җитәкче үзе янына район “Сельхозтехника” берләшмәсенә чакырып кайтара. Эш кешесенә нәрсә, яңа техника, яшәргә җылы фатир булса шул җитә. Алар да биредә үзләренә йөкләнгәнне тырышып, җиренә җиткереп башкаралар. Шулай итеп алар икесе дә гомерләре буена бер оешмада тырыш хезмәт куялар. Районыбыз үзәгендәге оешма-предприятиеләргә һәм үз коллективлары өчен кирәкле йөк, куәтле техника-агрегат алып кайтырга еш кына  ерак юлга аны җибәрергә гадәтләнәләр. Беренчедән һәм иң мөһиме аның техникасы  ышанычлы була, ул гомер-гомергә аны кичтән үк киләсе рейска хәстәрләп калдырырга гадәтләнә. Моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак өлкә, республикаларга чыгып китү аның өчен күрше районга бару кебек кенә тоела. Шуңа коллективта яраталар, хөрмәт итәләр үзен.

Бер дә тикмәгә генә, икесен дә күп еллык намуслы тырыш хезмәтләре өчен мактау кәгазләре, истәлекле бүләкләр биреп күңелләрен күрмәгәннәр дер шул. Ә менә Мөхәммәт Хафиз улы Миниятулинны җитәкчеләре аеруча зурлаганнар. Аңа әле коллективларда бик сирәк күренә торган хәл буларак “Татарстанның атказанган автотранспортчысы,” дигән мактаулы исем белән дә бүләкләгәннәр. Бүгенгесе көнне алар икесе дә лаеклы ялда. Бер-берсенең кадерен белеп, хөрмәт күрсәтеп, тигез, матур  тормышта гомер кичерәләр. 

Гомер юлы аккан су кебек, дигәндәй, көннәр үтә, тормыш дәвам итә,  бу ел аларның икесе өчен дә гаять истәлекле булып хәтерләрендә уелып калыр мөгаен. Гаилә корып яши башлауларына тиздән аларның 55 ел тула. Аннары икесе дә бу елда үзләренең гомер бәйрәмнәрен  билгеләп үтәргә хәстәрләнәләр. Шул уңайдан уллары, якыннары, туганнары, дусларының җылы котлауларына без дә теләп кушылабыз һәм киләчәктә дә аларның сау-сәламәт булуларын, безнең  иң актив газета укучыларыбыз булып  калуларын телибез.

  • Идрис Амитов

Нет комментариев