Медицина хезмәткәрләренең үз эшенә тугрылыклылыгы хакында газетабыз битләрендә язмаларны еш биреп барабыз.
Район үзәгендә генә түгел, Котлы Бөкәш участок хастаханәсендә дә мактауга лаек хезмәткәрләр шактый. Шуларның берсе Миләүшә Хәбибрахман кызы Кәримова.
Аның белән очрашу максатыннан без юлга кузгалдык.
Без килгән көнне ул кыска вакытлы ялын тәмамлап яңа гына эшкә чыккан икән. Кече яшьтән үк үз иткән хезмәтең булуы рәхәт инде, дип безне үзенең тормышы һәм хезмәт юлы белән таныштыра башлады. Ул чорларда күпләр кебек ишле гаиләдә (биш кыз, ике малай арасында алтынчы бала була ) үскән Миләүшә дә күп кенә иптәшләре кебек кечкенәдән үк укытучы булу турында хыяллана.
Әлбәттә, үсмер елларында туган авылы Биектауның олы йөрәкле, тынгысыз күңелле ак халатлы шәфкать туташы, озак еллар фельдшер булып эшләгән апасы янында еш булуының да мөгаен уңай тәэсире тими калмагандыр. Аннары, урта мәктәпне тәмамлагач туганнары, якыннары да аннан медицина хезмәткәре белгечлеген сайлауын сорыйлар. Шулай итеп ул Түбән Кама шәһәрендәге уку йортына кереп аны уңышлы төстә тәмамлап Котлы Бөкәш участок хастаханәсенә эшкә кайта. Ни әйтсәң дә, үз халкың, үз авылың янәшәсендә хезмәт юлын башлау рәхәт инде ул. Чөнки, һәркем синең ярдәмеңә ышаныч белән килә.
Эш урынында авыруларга ачык йөз, тәмле тел белән һәм барыннан да бигрәк игътибарлы булуны һәр кем ярата, мондый асыл сыйфатларны югары бәялиләр.
Шуңа үзенең тәүге адымнарын атлап коллективка аяк басуы кыен булмый аңа. Дөрес, ул елларда олы букча күтәреп җәяүләп авырулар янына чыгып китәргә дә еш туры килә аңа. Әмма, ул үз халкының хәлен бер кадәр җиңеләйтә алуы өчен сөенеп искә ала. Авыл кешеләренең саулыгын кайгыртып үткән 37 еллык хезмәт юлында төрле чаклар да булгандыр әлбәттә. Әмма, барыннан да бигрәк ул элеккеге еллар белән чагыштырганда бүген күпләрнең үз сәламәтлекләре турында кайгыртучанлык күрсәтүләренә нык сөенә. Чөнки, хәзер элеккеге еллардагы кебек диспансерлык тикшереүе үтәргә кирәклеген кат-кат искәртергә дә кирәкми. Менә шулай хезмәт тәҗрибәсе арткан саен, халык белән эшләү дә җиңелләшә, диюләре хак.
Берничә елдан соң үз хезмәтендәге уңай нәтиҗәләрне күреп аңа тагын яңа һәм күпкә җаваплырак вазыйфаны ышанып тапшыралар. Бүгенгесе көнне аларның участогында даими исәптә торган Котлы Бөкәш һәм тирә күршедәге авылларда яшәүче 1648 кешенең сәламәтлеген алар күз уңаенда тоталар. Бер үк вакытта, хезмәтенә уңай йогынтысы зур булган шәхси тормышындагы үзгәрешләрне телгә алу да уңышлы булыр мөгаен.
Мәктәптә укыган елларыннан ук күз салып йөргән сабакташы Вакыйф белән алар үз гаиләләрен корып җибәргәч бер-ничә елдан Котлы Бөкәшкә күченеп төпләнәләр. Әңгәмә барышында ул кайнанасының кайгыртучанлыгы һәм даими рәвештә булышуы, ярдәмчеллеге өчен рәхмәтен белдерде, аның әле дә сау-сәламәт булуына үз сөенечләре белән уртаклашты. Шәхси тормышта барысы ды көйле, тәртиптә булуы ул күпләр өчен ярты бәхет, дип тикмәгә әйтмиләр шул.
Чөнки, бер-береңне аңлап үз ара ярдәмләшеп яшәү тормышны җиңеләйтә һәм ямьләндереп җибәрә. Тормыш иптәше Вакыйфның да янәшәдә булуына нык куана, ул үз коллективларында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында хезмәт куя. Алар әнә шулай эш урынында да, тормышта да бер-берсенә терәк булып гомер итәләр.
Күп еллык хезмәтләрен искә алып һәр елда диярлек мактау кәгазләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләүләре дә тикмәгә генә түгел дер шул.
Әлбәттә, гаиләгә ямь һәм куаныч өстәп кызларының күркәм тормышы, шат күңел белән әби-бабасын чиксез сөендереп торучы оныкларының янәшәдә уйнап үсүләре дә күңелләренә яшәү дәрте һәм ямь өсти аларның.
Идрис Амитов.
Нет комментариев