Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айзилә Хәйруллина беренче тапкыр сайлауда катнашты

Полянка авылының 2445 нче сайлаулар участогына халык иртәдән килә башлады. Ил Президентын сайлау кебек җаваплы һәм мөһим чарага берәү дә битараф түгел.

Сайлаучылар арасында гомере буе производстаода эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары да, беренче тапкыр сайлауда катнашучылар да бар.
-Сайлауда беренче катнашуым. Дулкынландым әлбәттә.  Чөнки бу минем өчен әһәмиятле чарадагы мөстәкыйль адымым. Россия Президентын сайлау – ул илнең һәр кешесе катнаша торган иң масштаблы вакыйгаларның берсе бит, - ди Арча педагогия көллиятендә белем алучы 18 яшьлек Айзилә Хәйруллина. 
Яшь сайлаучы буларак аңа истәлек бүләге дә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса