Өлкән буын вәкилләре белән аралашканда күбесе яшьлек чорына анализ ясап кичергән кыенлыкларына уфтаналар.
Әле шушы көннәрдә генә үзенең 80 яшьлеген билгеләп үткән хезмәт ветераны Миннәхмәт Минзакир улы Минвәлиев элеккеге хезмәттәшләрен мактап телгә алуыннан үзенә тәм тапты. Аның да тормышы җиңел булмаган.
Авыр сугыштан соңгы елларда дөньяга килгән малай кече яшеннән өлкәннәргә булышып үсә. Ул чорда күп нәрсә авылда кул көче белән башкарылганга аңа да арба тартып утын, печән ташырга, маллар карарга туры килә. Ишле гаиләдә үскән малайга мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач әле үзенең туган төбәге Кече Әшнәк авылы болыннарында алты ай маллар көтү кебек җаваплы эшне дә ышанып тапшыралар. Аннан соң аны хәрби комиссариат юлламасы белән Лаешка автотранспортчылар курсына укырга җибәрәләр.
Анда яхшы, төпле хәстәрлек үткәннән соң армия сафларына чакыралар. Өч елга якын Кытай чигендә юлсызлык ачысын татып авыл кешеләре күз алдына да китерә алмаган ГАЗ-66, өч күперле куәтле ЗИЛ-157 автомашиналарын йөртеп ул бай хезмәт тәҗрибәсе туплый. Ил читендә алган хезмәт күнекмәсе аңа туган ягына кайткач бик ярап куя.
Кызу печән өстендә авылына кайткан солдатны ул чордагы колхоз җитәкчесе Хәсән абыйсы Имамов белән авыл Советы рәисе Кәрим абыйсы Бикмуллин сөенеп каршы алалар. Син безнең коткаручыбыз энекәш, дип аңа йөртүче булмаганлыктан тик торган ГАЗ-51 машинасын тапшыралар. Шулай итеп алар явымсыз аяз көннәрдән файдаланып кырдагы печәнне ферманың азык утарына кайтарып өяләр. Җитәкчеләр карышуны белмәгән һәм начар гадәтләре булмаган бу егетне күпме генә авылда калдырырга үгетләсәләр дә, гаиләләре зур булганлыктан ул район үзәгенә күчәргә теләвен белдерә. Шуңа алар егет теләгенә каршы килмичә, аңа паспорт алырга рөхсәт биреп, авыр минутларында ярдәм итәргә ышандырып хушлашалар. Ул чакларда машина йөртүчеләргә районда сорау зур була.
Әмма, егет бер вакытта да сайланып йөрергә яратмый. Котлы Бөкәштәге төзү-монтаж идарәсен (СМУ) җитәкләгән Фәйзрахман абыйсы Салихов аны эшкә кабул итә. Беренче көннән ул аңа яхшы хәлдәге ГАЗ-51 автомашинасын тапшыра. Ул аның белән күп вакытын юлда үткәрә. Булачак тормыш юлдашы, күрше Биектау авылы кызы Мәдинәсен дә юл йөргәндә очрата һәм алар шулай бер елдан артык дуслашып йөргәннән соң гаилә корып җибәрәләр. Тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы уллары белән кызлары дөньяга килә...
ГАЗ-51 белән аңа районны гына түгел, республикабыз шәһәрләрен, ерак өлкәләргә барып машинага запас частьләр, төзелеш материаллары кайтарырга да туры килә.
Шулай сөенеп эшләп йөргәндә җитәкчеләрен район үзәгендәге кирпеч заводына директор итеп күчергәч ул Миннәхмәтне дә үзеннән калдырмый. Заводтта ул елларда төзелеш өчен кирәкле кирпеч җитештерәләр, районда сорау зур була аңа. Авыллардан килеп төн уртасына кадәр үк чират алалар. Тәүлек буена эшләгән завод хуҗалыклар һәм халык үтенечен тулысынча канәгатьләндерә. Район үзәге ул елларда чын яшьләр каласын хәтерләтә. Торак йортлар да күп төзелә. Алар икесе дә биредә хезмәт куялар. Аннан соң гына Мәдинәсен хәзерләүләр конторасына эшкә чакыралар.
Фәйзрахман абыйсының данлы эшен күңел биреп дәвам иттергән директорлары Талип Имамиев та аның күңеле түрендә якты эзен калдыра. Аның кайгыртучанлыгы белән бик күпләр фатирлы була. Аларның гаиләсен дә ул бер дигән йорт биреп сөендерә. Бу инде күп фатирлы, гөрләп торган йортта гомер итү түгел. Авыл җирендә яшәгәч тавык-чебеш, сыер да асрыйсы килә, дигәндәй, аларның хуҗалыгы зур үсеш ала.
Миннәхмәт бар гомерен диярлек кирпеч заводында үткәрә. Чирек гасырдан артык автомашина йөртә, аннан соң табиблар киңәше белән көйләүче-оста хезмәтен башкарып лаеклы ялга чыга. Алар 55 елга якын бергә яшиләр. Икесе дә эштә макталалар, шуңа аларга районда хөрмәт зур. Кыскасы, аларның гомер юлы бушка үтмәгән.
Нет комментариев