3 яшьлек бала прививкадан соң реанимациягә эләгә
Җәмгыять

3 яшьлек бала прививкадан соң реанимациягә эләгә

Уфада 3 яшьлек малай АКДС һәм полиомиелит прививкасыннан соң реанимациягә эләгә. “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, табиб прививка ясату алдыннан  баланы  барлык күрсәткечләр буенча да сәламәт дип таба. Ләкин прививка ясаткан көннең төнендә  сабыйның хәле кинәт кенә начарая.

 “Карасам, тәне зәңгәрләнә башлаган, улым һушын югалта башлады. Әнием аңа беренче ярдәм күрсәтте, энем ашыгыч ярдәм чакыртты”, - дип сөйли  3 яшьлек  баланың әнисе.

Ашыгыч ярдәм бригадасы тиз килә, сабыйны 22 санлы шәһәр дәваханәсе реанимациясенә илтәләр.

“Тарасов фамилияле реаниматологка улымны интоксикациядән чыгаруына рәхмәтләремне җиткерәм”, - ди.    

Әле 3 яшьлек  сабый аппетит белән ашый һәм рәхәтләнеп уйный. Ул дәвалануны 22 санлы хастаханәнең көндезге стационарында дәвам итәчәк. Сабый гомеренә куркыныч янамый. Аның туганнары да прививка белән бәйле хәл  нарасыйның  сәламәтлегенә йогынты ясамас дип өметләнә.  

 

 фотоtv6kursk.ru

http://zamansulyshy.ru/news/faiga/3-yashlek-bala-privivkadan-so-reanimatsiyag-elg


Нет комментариев