Бүген Татарстанда җылы һәм коры һава торышы булачак
Җәмгыять

Бүген Татарстанда җылы һәм коры һава торышы булачак

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем фаразланмый.

 Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4...+1 градус булса, көндез максималь температура +8...+13 градус булачак.

Казанда көндез явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава була. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлек белән исә. Көндез максималь температура +9...+11 градус тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев